ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2014 ел
якшәмбе
Татарстанда җәйнең соңгы көне елак булачак
27 августта 25нче урта мәктәптә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында башлангыч мәктәп укытучылары секциясенең укытуның эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту темасына утырышы булды. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 380 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты
Татарстанда олы бәйрәм якынлаша: 30 август – Республика һәм Казан шәһәре көне. Шуңа кадәр “Безнең республика: горурланабыз, яратабыз!” социаль проектлар марафоны үткәрелә һәм аның кысаларында “Республика тасмасы” (”Республиканская ленточка”) акциясе башланды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелде
Россия шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә экологик мохитне яхшырту максатында “Яшел Россия” экологик иҗтимагый хәрәкәте “Яшел Россия” бөтенроссия экологик өмәсе үткәрү инициативасы белән чыккан иде
30 августта футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбендә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында 1нче спартакиаданы тантаналы ачу булды. Ярышлар спортның 12 төре буенча үтәчәк
30 августта Әлмәттә бөтен Татарстан белән бергә республика көне бәйрәм ителде. Бәйрәм чаралары Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында үтте. Балалар өчен спорт программасы белән башланган бәйрәм кечкенә тамашачылыр өчен концерт программасы белән дәвам итте

30
август, 2014 ел
шимбә
Бүген Әлмәт мәйданында торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшләүчеләрнең сабан туе булды, анда район башлыгы Мәҗит Салихов үзе дә катнашты
Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев федерациянең тренерлар советы рәисе Геннадий Жуков, халыкара олимпия комитетының рәсми фотографы Роберт Максимов, Казан теннис академиясе директоры, ТР теннис федерациясенең вице-президенты Равил Ногуманов белән бергә Әлмәт шәһәрендә булды
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International