Хөрмәтле әлмәтлеләр!

2014 елның 30 августы, шимбә
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз.

Моннан 24 ел элек кабул ителгән дәүләтчелек бәйрәме Татарстан тарихында истәлекле вакыйга, күпмилләтле халкыбыз ихтыярының якты символы булды.

Без Россия Федерациясендә алдынгы төбәкләрнең берсе булган Татарстан Республикасында яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз. Бүген Татарстан Республикасында күп санлы республика программалары гамәлгә ашырыла, алар һәммәсе дә кешеләребезнең тормыш дәрәҗәсен тагын да күтәрүгә юнәлдерелә, һәм сез, кадерле әлмәтлеләр, үзегезнең армас-талмас хезмәтегез белән республика бәрәкәтен арттырасыз.

Кадерле дуслар!

Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә игелек, тынычлык һәм иминлек телибез. Иртәгәге көнгә тыныч күңел, ышаныч белән карыйк, районыбыз һәм республика файдасына үзебезгә хас хезмәт сөючәнлек, җаваплылык белән эшлик. Бәйрәм белән! Республика көне белән!

М.Х.Салихов,

Әлмәт муниципаль районы башлыгы

М.Н.Гыйрфанов,

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International