“Татнефть” ААҖнең 2014 елның беренче яртысындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

2014 елның 31 августы, якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелде.

Утырышта 2014 елның 7 аенда «Татнефть» ААҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, «Татнефть» ААҖнең беренче яртыеллыкта финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте белешмәсендә әйтелгәнчә, хисап чорында компания 12,986 млн. тонна нефть чыгарган, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 0,4 %ка артыграк. Нефтькә кушылган газ чыгару күләме 435 млн. куб. метр булып, бу, 2013 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2,2 %ка күбрәк. Шул арада 131 яңа скважина файдаланышка кертелгән, аларда нефть чыгару 115,6 мең тонна тәшкил иткән.

Әшәлче ятмасында беренче яртыеллыкта 106,8 тонна югары үзле нефть чыгарылган.

Төяп озатылган продукцияне сатудан быел гыйнвар-июнь айларында брутто-керем 305 млрд. сум тәшкил иткән: ул, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 23,4 %ка артык.

Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча табыш 48,4 млрд. сум булган. «Татнефть» компанияләр төркеме буенча гомуми инвестицияләр саны 24,1 млрд. сум тәшкил иткән, нефть чыгару өлкәсенә 13,8 млрд. сум җибәрелгән.

Директорлар советында «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International