Әлмәттә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең 1нче спартакиадасы

2014 елның 31 августы, якшәмбе
30 августта футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбендә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында 1нче спартакиаданы тантаналы ачу булды. Ярышлар спортның 12 төре буенча үтәчәк.

Бүген Әлмәт районында спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең саны 200дән артык.

Инвалид спортчылар җиңел атлетика, винтовкадан ату, пауэрлифтинг, шашка, шахмат, голбол, армспорт, волейбол һәм өстәл теннисы кебек төрләр буенча республика һәм бөтенроссия масштабындагы ярышларда катнашалар.

ӘМР җыелма командасы – голбол, волейбол, футбол буенча республика спорт фестивальләре җиңүчесе һәм призеры.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International