Әлмәттә ТКХ хезмәткәрләренең сабан туе булды

2014 елның 30 августы, шимбә
Бүген Әлмәт мәйданында торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшләүчеләрнең сабан туе булды, анда район башлыгы Мәҗит Салихов үзе дә катнашты.

Чараның тантаналы өлешен Мәҗит Салихов ачты. Ул тармак хезмәткәрләрен сәламләде, көндәлек мәшәкатьле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

- Инде сигезенче тапкыр рәттән ел саен безнең районда матур бәйрәм – ТКХ хезмәткәрләренең сабан туе була, - диде ул. – Бу җәйге төзелеш сезонына йомгак ясау һәм җылыту сезонына әзерләнү өчен менә дигән җай. Быел сабан туе Республика көненә туры килде, шуңа күрә сезне икеләтә бәйрәм белән тәбрикләргә рөхсәт итегез.

Бәйрәм тантанасы бүләкләүләр белән дәвам итте. Тармакның иң яхшы вәкилләре Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының, ӘМР советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталарнын, рәхмәт хатлары алдылар.

Шәһәр җитәкчелеге делегациясе бәйрәм мәйданында оештырылган ТКХ оешмалары мәйданчыкларны карады. Матурлап бизәлгән стендларда балалар рәсемнәре, предприятиеләрнең казанышлары турында мәгълүмат, фоторәсемпнәр бар иде.

Сабан туе булгач спорт ярышлары да, татлы сыйлар да булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International