Әлмәттә укытуның эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту мәсьәләләре тикшерелде

2014 елның 31 августы, якшәмбе
27 августта 25нче урта мәктәптә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында башлангыч мәктәп укытучылары секциясенең укытуның эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту темасына утырышы булды. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 380 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.

Утырышта методист Г.Г.Гайфетдинова башлангыч сыйныф укытучылары эшчәнлегенә җентекле анализ ясады.

7нче, 10нчы урта мәктәп, Прогимназия укытучылары укытуның сыйфатын яхшырту һәм сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклаштылар. Башлангыч сыйныф укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе җитәкчесе Г.А.Харасова секциядә катнашучыларны 2014-2015 уку елына эш планы белән таныштырды.

Иң нык борчыган сорауларын, теләкләрен җиткерү өчен укытучыларга “ирекле” микрофон куелган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International