Мәҗит Салихов Россия теннис федерациясе президенты белән очрашты

2014 елның 30 августы, шимбә
Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев федерациянең тренерлар советы рәисе Геннадий Жуков, халыкара олимпия комитетының рәсми фотографы Роберт Максимов, Казан теннис академиясе директоры, ТР теннис федерациясенең вице-президенты Равил Ногуманов белән бергә Әлмәт шәһәрендә булды.

РФ теннис федерациясе безнең төбәктә теннисны популялаштыру акцииясе үткәрә. Казаннан башланган бу эш Әлмәткә һәм Лениногорскига килеп җитте. Бу шәһәрләрдә бердәм методика системасы белән укытуны оештыру планлаштырыла.

Шамил Әнвәрович әйтеп үткәнчә, шәһәрләрнең өчесендә дә теннисны үстерү өчен уңай шартлар бар. Әлмәттә 2007 елдан бирле «TENNIS CITY» спорт комплексы эшли, анда бөтенроссия һәм халыкара масштабтагы турнирлар үткәрелә. Шәһәрдә 8 ачык һәм 7 ябык теннис корты бар. 2нче урта мәктәптә ике ябык теннис корты эшли.

Федерация вәкилләре бу төбәктә теннисны үстерү программасын 1 октябрьгә эшләп бирергә вәгъдә итттеләр.

Район башлыгы Мәҗит Салихов Шамил Тарпищевның инициативасын хуплады. Республика җитәкчелеге, “Татнефть” ААҖ булышлыгы белән, район җитәкчелегенең нәтиҗәле эшләве аркасында Әлмәттә яшәү, спорт белән шөгыльләнү өчен бик уңай шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International