ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2014 ел
җомга
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов “Аквабайк” классында су-мотор спорты буенча үткән ял көннәрендә Әлмәттә шәһәр күлендә узган Россия кубогында җиңүчеләр белән очрашты. Нефтьчеләр башкаласында бу ярыш 2003 елдан бирле ел саен үтә. Быел анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Пермь, Оренбург, Уренгой, Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән 40тан артык спортчы катнашты.
Татарстан икътисадының бүгенге үсеш темплары канәгатьләнерлек түгел һәм республика җитәкчелегенә икътисадый ситуацияне яхшырту өчен күп көч куярга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 елга, 2016 һәм 2017 елларга план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы барышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.
Әлмәт игенчеләре барлык мәйданның (45 мең гектардан артык) 94%ыннан ашлыкны җыеп алдылар
Әлмәт территориаль органы белгечләре шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре белән бергә тәмәке сата торган объектларда гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерделәр

11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Әлмәт епархиясе белән Әлмәт районы мөхтәсибәте бергәләп, муниципалитет булышлыгы белән бүген, экстремизмга каршы көрәш көнендә, велосипедта йөреш үткәрделәр. Чарада ӘМР советы һәм башкарма комитеты вәкилләре, эшләүче яшьләр, студентлар, мәктәп балалары катнашты
Бүген Әлмәттә “Иң яхшы бизнес-проект” конкурсында җиңүчеләр ачыкланды
Урман утырту акцияләре РФнең бөтен субъектларында 11 октябрьдә үткәрелә. Татарстанда, төбәкнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, хөкүмәт карары белән Урман утырту көне 4 октябрьгә билгеләнде
Студент отрядлары эшчәнлегендә Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан ел саен 10 меңнән артык студент катнаша. Хезмәт отрядлары республика экономикасының төрле тармакларында кирәк була
Аның кысаларында бездә “Татарстан кроссы – 2014” булачак. Әлмәттә көн уртасында “Мәңгелек ут” мемориаль комплексы каршындагы мәйданда җиңел атлетика йөгерешенә старт биреләчәк. Бу хакта бүген район башкарма комитетында предприятиеләр һәм оешмаларның вәкилләре, эшкуарлар, шулай ук уку йортлары вәкилләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә әйтелде. Аны башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова үткәрде
Балалар иминлеге айлыгы кысаларында 6 сентябрьдә Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия укучылары Ф.А.Вилданова җитәкчелегендә балаларны юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүдән саклау операциясенә актив кушылдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International