Район башлыгы “Аквабайк” классында су-мотор спорты буенча Россия кубогында җиңүчеләр белән очрашты

2014 елның 12 сентябре, җомга
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов “Аквабайк” классында су-мотор спорты буенча үткән ял көннәрендә Әлмәттә шәһәр күлендә узган Россия кубогында җиңүчеләр белән очрашты. Нефтьчеләр башкаласында бу ярыш 2003 елдан бирле ел саен үтә. Быел анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Пермь, Оренбург, Уренгой, Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән 40тан артык спортчы катнашты.

Быел беренче тапкыр үз төркемнәрендә балалар да ярышты. Әлмәт балалары барлык дисциплиналарда да диярлек призлы урыннар яуладылар.

Монда ТР “Динамо” җәмгыятенең Әлмәттә су-мотор спорты буенча “Аквабайк” клубы ачуының роле зур. Шундый мәктәп тагын Мәскәүдә генә бар.

Ярышлар югары оешканлык белән үтте. Су-мотор спорты буенча Әлмәт “Ультиматум” клубының җитәкчеләре Татарстанда спортның техник төрләрен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Мәҗит Салиховка федерация исеменнән рәхмәт тапшырдылар, шулай ук физик культура һәм спортны үстерүгә, спорт чаралары үткәргәндә “Динамо” хәрәкәтен пропагандалауга зур өлеш кертүе өчен ТР “Динамо” җәмгыятенең истәлекле медален тактылар.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International