Сентябрьнең беренче декадасында Әлмәт территориаль органының эш нәтиҗәләре

2014 елның 12 сентябре, җомга
Әлмәт территориаль органы белгечләре шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре белән бергә тәмәке сата торган объектларда гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерделәр. Нәтиҗәдә мәгариф учреждениеләреннән 100 метр арага кадәр урнашкан сәүдә объектларында – Түбән Мактамадагы “Энҗе”, “Пятерочка”, “Азатлык” кибетләрендә, Әлмәттә Гафиятуллин урамындагы “Агафонъ” һәм “Пенная гавань” кибетләрендә тәмәке товарлары сату фактлары ачыкланды.

Моннан тыш, Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Степанова Л.В. белән бергә Казан-Оренбург трассасының 310нчы километрында Чаллыда яшәүче Е.В.Алеханова идарә иткән ВАЗ 2114 автомобилен тагын тоткарладылар. Анда Казахстанда эшләнгән 408 шешә акциз маркасы ябыштырылмаган алкоголь продукциясе табылды. Бу гражданка элегрәк тә, шушы елның 2 апрелендә, шул ук урында 444 шешә законсыз алкогольле эчемлек белән тотылган иде.

Әлеге факт буенча материаллар судта карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International