Әлмәттә «Балаларга шатлык бүләк итик» чарасы үтәчәк

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
34 октябрьдә Әлмәттә белем бирү учреждениеләре базасында,Татарстанда Мәдәният елы үткәрелүгә һәм балалар өчен нәшер ителгән басмаларга багышлап, «Балаларга шатлык бүләк итик» чарасы үтәчәк. Анда «Сабантуй», «Салават күпере», «Тылсымлы куллар», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» журналларның мөхәррирләре катнаша.

Чара кысаларында 44нче “Росинка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында балалар басмаларына багышланган музыкаль тамаша, шәһәр тәрбиячеләре һәм чакырылган кунаклар катнашында түгәрәк өстәл, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу булачак.

Шулай ук 2нче урта мәктәптә “Хәзерге татар балалар матбугаты” дигән музыкаль чара, укучылар, педагоглар, кунаклар катнашында түгәрәк өстәл була.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International