Татарстанда «Кадрлар резервы» проекты гамәлдә

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Татарстанда "Кадрлар резервы" республика проектының 6нчы сезоны башланды. 15 октябрьдән 17 ноябрьгә кадәр 16 дан 30 яшькәчә теләгән һәммә кеше проектта катнашу өчен сайтта гариза калдыра ала.

Проектның нечкәлекләре турында бүген оештыручылар Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә сөйләде.Конференциядә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Усанов, "ТР иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов, "Кадрлар резервы" проекты башкарма директоры Илдар Хөҗҗәтов һәм проектның 3нче сезоны җиңүчесе Алинә Зиятдинова катнашты. Министрлык вәкиле искәртеп узганча, проект 2009 елдан бирле тормышка ашырыла һәм ведомствоның бренд проекты санала. "Проектның асылы гади һәм Россия өчен уникаль санала. Ул лидерлык сыйфатларына ия һәм республика өчен, шул исәптән муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнарында эшләргә әзер сәләтле яшьләрне табу һәм аларга булышу", - диде Владислав Усанов. Ул билгеләп узганча, проект тормышка ашырылган 5 ел эчендә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән. "Максатка ирештек дисәң дә була - безнең проектта катнашкан берничә дистә кеше дәүләт хезмәткәре, хакимиятнең муниципаль органнарында депутатлар булды, берничә кеше муниципаль орган җитәкчесе ярдәмчесе. Бу чыннан да җитди нәтиҗә", - диде Усанов. Валентин Шихоболов сүзләренчә, проектның сайлап алу турында 1,5 мең кеше катнашыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International