Татарстанда сыер абзарларын һәм силос-сенаж траншеяларын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Татарстанда 2014 елда сыер абзарларын һәм силос-сенаж траншеяларын капиталь ремонтлау программасын үтәү мәсьәләләре видеоконференция режимында тикшерелде.

Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, быелның 1 октябренә авыл хуҗалыгы төзелмәләрендә мөгезле эре терлекләр 16012 баш тәшкил итә, шулардан сыерлар 4715 баш.

Кышка керер алдыннан терлекчелек биналарын ремонтлау буенча байтак эшләр башкарылган. Дүрт хуҗалыкта 100 һәм 300 башка исәпләнгән абзарларны яңарту тәмамланып килә. Тугыз ферма һәм өч җәйге лагерь продукциянең сыйфатын яхшырту максатында заманча итальян техникасы белән җиһазланган.

Район хуҗалыкларында 15 мең тонна печән, 49 мең тонна сенаж, 40 мең тоннадан артык силос әзерләнгән.

Көтүнең сыйфатын яхшырту өчен республиканың нәсел хуҗалыкларыннан яхшы нәселле таналар сатып алына. Хәзер районда бер көнгә 52 тонна сөт җитештерелә, бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 1,5 тоннага артыграк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International