ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2014 ел
җомга
22 октябрьдә Әлмәт мәшгульлек үзәге “Вакансияләр мини-ярминкәсе” үткәрде. Чарада үзәктә исәптә торучы эшсез гражданнар һәм барлык теләүчеләр катнашты. Шулай ук 3 предприятие һәм оешмадан кадрлар бүлеге вәкилләре килгән иде

23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Татарстанда “Наркотиксыз тормыш” дигән республика антинаркотик акциясе үтә.
“Алнас” заводы яңа типтагы компрессион насосны “Томскнефть” скважиналарында сынауларны уңышлы үткәннән соң серияләп җитештерелә башлый. 0615ЭЦНАКИ5-100ИТв-2050Э тибындагы насос составында механик катнашмалар һәм ирекле газ булган нефтьне суырту өчен билгеләнгән.
22 октябрьдә “Хәтер” хәрби-патриотик музеенда, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган чаралар кысасында Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары белән очрашу оештырылды.
22 октябрьдә Әлмәттә 15нче урта мәктәп базасында “Яшүсмерләр арасында хокук бозулар профилактикасы” дигән темага балигъ булмаган яшьтәге кешеләрнең эшләре буенча комиссия утырышы булды.
“Кәгазьне сак тотарга өйрәник!” – бөтен дөньяда октябрьнең 4нче пәнҗешәмбесендә үткәрелә торган халыкара “кәгазьсез кампания”нең девизы шундый. Соңгы 20 елда кәгазь тоту 20%ка арткан
Польшада инвалид спортчылар арасында армспорт буенча 1нче дөнья чемпионаты төгәлләнде. Россия командасында Татарстан вәкилләре бишәү иде. Алар арасында Әлмәттән Рафаэль Хәйретдинов уңышлы чыгыш ясады
22 нче октябрь көнне укытучылардан торган Балтач районы делегациясе Әлмәт районына кунакка килде. Әлеге делегацияне Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкләде.
Реклама хезмәткәре көне - Россиядә реклама төзүчеләр, реклама бирүчеләр, маркетологлар һәм пиарчыларның һөнәри бәйрәме. Бу бәйрәм 1994 елдан бирле билгеләп үтелә
Якшәмбе, 26 октябрьдә, Россия кышкы вакытка күчә. Төнге сәгать икедә сәгать телләре бер сәгатькә артка күчереләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International