“Нефтьче” мәдәният сараенда “Кардәшлеккә ни җитә” дигән концерт булды

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
“Нефтьче” мәдәният сараенда Төркиянең танылган эстрада җырчысы Кидир Сомер һәм Азнакай шәһәренең мәдәният әһелләре катнашында “Кардәшлеккә ни җитә” дигән концерт булды. Ул Төркиянең Азнакай белән тугандаш Тарсус шәһәре арасындагы мәдәни-экономик бәйләнешләр кысаларында оештырылды.

Концерт барышында сәхнә татар һәм төрек көй-моңнары яңгыраган бәйрәм мәйданына әверелде. Төрек җырчысын зал көчле алкышлар белән каршы алды. Кидир Сомер әлмәтлеләргә җылы каршылаганнары өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да шулай җылы каршы алган өчен үз якташларына рәхмәтле булуын белдерде, “Концертны оештыруда булышлык иткәннәре өчен “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Маганов белән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салиховка аеруча рәхмәт әйтәсе килә”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International