Салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көне үткәрә

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көне 25 октябрьдә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә үткәрелә. Бу чара барышында салым түләүчеләргә физик затларның мөлкәтенә, җиргә һәм транспорт чараларына салым тәртибе турында тулырак мәгълүмат алу мөмкинлеге тудырыла.

Салым түләү турында алынган хәбәрдә мәгълүмат дөрес булмаган очракта теләгән кешеләр шунда ук бу хакта салым инспекциясенә гариза яза алалар.

1914 елның 1 ноябрендә физик затларның мөлкәтенә, җиргә һәм транспорт чараларына салым түләү срогы чыгу турында исегезгә төшерәбез.

Сораулар туган очракта 39-40-37 телефонына шылтыратырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International