Якташыбыз инвалид спортчылар арасында армспорт буенча 1нче дөнья чемпионатында призер булды

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Польшада инвалид спортчылар арасында армспорт буенча 1нче дөнья чемпионаты төгәлләнде. Россия командасында Татарстан вәкилләре бишәү иде. Алар арасында Әлмәттән Рафаэль Хәйретдинов уңышлы чыгыш ясады.

65 кг.га кадәрле үлчәү категориясендә безнең 30 яшьлек кул көрәштерүче бронза призер булды. “Бразилия спортчысы белән алышканда дөрес тактика сайлаган булсам, икенче урынга да чыга алган булыр идем” – ди ул үзе.

Армреслинг белән Рафаэль балачактан ук мавыга, әмма профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә башлавына 3 ел гына әле. Балачакта умырткалыгы имгәнү аның тормышын бөтенләй үзгәртеп җибәрә. Әмма ул бирешми, көчле ихтыяры авырлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирә. Ул көн саен 3 сәгать тренировка ясый: төшкә хәтле өендә, төштән соң спортзалда тренер белән. Рульдә үзе йөри.

Рафаэльнең максаты – 2016 елда Бразииядә үтәчәк Паралимпия уеннарында катнашу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International