Әлмәттә антинаркотик комиссия утырышы

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Татарстанда “Наркотиксыз тормыш” дигән республика антинаркотик акциясе үтә.

Бүген район башкарма комитетында Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков рәислегендә антинаркотик комиссия утырышы булды. Утырышта Әлмәт наркология диспансерының баш врачы Сирень Халиков һәм РФ ФКСНның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт районара бүлеге башлыгы Вадим Петров үзләренең эшчәнлекләре турында доклад белән чыктылар. Алар үз чыгышларында хисап чорындагы эшләренә йомгак ясадылар, профилактика чаралары һәм наркоманиягә, наркоҗинаятьчелеккә каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр.

Үсмерләрнең спайс һәм башка шундый зарарлы матдәләр куллануына аеруча игътибар ителде. Алар бер куллануда ук сәламәтлеккә шактый зыян китерә, үзләренә бәйле дә итә.

Наркомания профилактикасы максатында врач-наркологларның, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең һәм аноним наркоманнар оешмасына йөрүчеләрнең мәктәп балалары белән очрашуларын оештырырга тәкъдим ителде. “СМП-Нефтегаз” ААҖ ярдәме белән наркология диспансерында кешенең спайс кулланганмы-юкмы икәнен белергә мөмкинлек бирә торган иң яңа җиһаз кайтарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International