Әлмәттә яшүсмерләр арасында хокук бозулар профилактикасы турында сөйләштеләр

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
22 октябрьдә Әлмәттә 15нче урта мәктәп базасында “Яшүсмерләр арасында хокук бозулар профилактикасы” дигән темага балигъ булмаган яшьтәге кешеләрнең эшләре буенча комиссия утырышы булды.

Комиссия әгъзалары белән бергә анда шәһәр мәктәпләре директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары катнашты.

Семинар кысаларында 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары катнашында “Минем планетамда закон” темасына класстан тыш чара булды. 15нче мәктәп һәм “Ракета” үсмерләр клубы педагоглары социаль тәрбия ысуллары һәм конкрет учреждениеләрдә балаларга йогынты ясау рычаглары турында докладлар белән чыктылар. Лилия Вәлиуллина балага гына түгел, аның бөтен гаиләсенә дә ярдәм күрсәтелгән бер очрак турында сөйләде.

Әлмәт прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев соңгы елларда шәһәрдә балалар һәм үсмерләр арасында җинаятьчелек динамикасының кимүгә баруын билгеләп үтте. Шулай да әле тынычланып калырга иртә икәнен әйтте.

Чыгышларга район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International