Әфганстанда һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтелде

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
22 октябрьдә “Хәтер” хәрби-патриотик музеенда, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган чаралар кысасында Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары белән очрашу оештырылды.

ТР президенты инициативасы белән Әфганстанда, Төньяк Кавказда сугышта һәлак булган һәм кайткач үлгән ветераннарның гаиләләренә 10ар мең сум күләмендә ярдәм күрсәтү өчен акча бүленгән иде. Әлмәт районында шундый 106 гаилә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International