“Алнас”та нефть чыгару өчен яңа техника серияләп җитештерелә башлый

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
“Алнас” заводы яңа типтагы компрессион насосны “Томскнефть” скважиналарында сынауларны уңышлы үткәннән соң серияләп җитештерелә башлый. 0615ЭЦНАКИ5-100ИТв-2050Э тибындагы насос составында механик катнашмалар һәм ирекле газ булган нефтьне суырту өчен билгеләнгән. 0615 сериясендәге насосларның файдалы эш коэффициенты эш процессында арта бара, ике-өч ай эшләгәннән соң гадәти насослар белән чагыштырганда 10-15%ка артыграк була. Бу насосны монтажлауга да ике тапкыр кимрәк вакыт кирәк.

Лугинец чыганагында яңа җиһаз штатлы режимда кабул итү өчен кирәк кадәр вакыт – 180 тәүлек эшләде, хәзер дә эшләвен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International