”Вакансияләр мини-ярминкәсе”

2014 елның 24 октябре, җомга
22 октябрьдә Әлмәт мәшгульлек үзәге “Вакансияләр мини-ярминкәсе” үткәрде. Чарада үзәктә исәптә торучы эшсез гражданнар һәм барлык теләүчеләр катнашты. Шулай ук 3 предприятие һәм оешмадан кадрлар бүлеге вәкилләре килгән иде.

Эш эзләүчеләргә баш энергетик, ташчы, бетончы, электрик, автомобиль йөртүче (С, Д, Е категорияләре), электр белән эретеп ябыштыручы, мастер, ПТО башлыгы, бизәүче, бораулаучы, автогрейдер машинисты, бульдозер машинисты, скрепер машинисты, автокран машинисты, юл төзү машиналарын һәм тракторлар ремонтлаучы слесарь, автослесарь, токарь һ.б. эшләр тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International