ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
ТР Дәүләт Советының алдагы утырышында икенче укылышта Республиканың киләсе елга бюджетын кабул итәргә ниятлиләр.

8
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Бүген “Иске Әлмәт” мәдәният йортында Россия җәмәгать таваыш академиясенең V Бөтенроссия җыр-нәфис сүз конкурс-практикумын ябу тантанасы булды.
“Альметьевсие моржата” үсмерләр клубында Халык бердәмлеге көненә багышлап өстәл теннисы буенча ярыш үткәрделәр. Анда “Союз», «Альметьевские моржата», «Искра», «Родничок», «Спартак», «Заря», «Восток» һәм «Саулык» клубларында тәрбияләнүче 12дән 17 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнашты.
РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен каршылап, Әлмәт эчке эшләр ветераннарын хөрмәтләү булды. Бу көнне дуслары-хезмәттәшләре белән очрашып үткәннәрне искә төшерү өчен “Юность” савыктыру лагерена 160 ветеран җыелды.
Татарстан Республикасында 2014 елның 7 ноябренә 1 млн. 970,8 мең кв. м торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 82,2%. Былтыргы белән чагыштырганда бу 101,2 % тәшкил итә.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга
Әминов урамындагы “Оазис” сәламәтлек комбинатына кадәр автобус маршруты ачу турында гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләре уңаеннан 16 августтан башлап сынау тәртибендә 35 минут интерваллы 4а автобус маршруты (Техснаб-Оазис) ачылды.
“Знамя труда” һәм “Әлмәт таңнары” гәзитләре “Россия почтасы” белән бергә 6 ноябрьдә “Көзге блюз” ярминкәсе үткәрделәр.
Бүген Яшьләр үзәгендә участок һәм территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын, шулай ук хокук саклау органнары җитәкчеләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларны әзерләү һәм үткәрүдә профессиональ һәм сыйфатлы эшләүләре өчен бүләкләү булды.
6 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов җитәкчелегендә муниципалитет, мөхтәсибәт, мәгариф идарәсе вәкилләреннән, журналистлардан торган делегация танылган якташыбыз, мәгърифәтче һәм журналист Риза Фәхреддиннең тууына 155 ел тулу уңаеннан Башкортостан республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә булып кайтты.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International