Татарстанда 1 млн. 970,8 мең кв. м торак сафка кертелгән
2014 елның 8 ноябре, шимбә
Татарстан Республикасында 2014 елның 7 ноябренә 1 млн. 970,8 мең кв. м торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 82,2%. Былтыргы белән чагыштырганда бу 101,2 % тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 253,7 мең кв. м булган 4351 фатирлы 94 йорт төзелгән. Программаның төзелә торган объектлары арасында 33е югары әзерлек дәрәҗәсендә; уртача әзерлек дәрәҗәсендә - бер объект.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елда арендалы торакны төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 52 мең 913 кв. м булган 52 торак йортны төзү планлаштырылган. Шулардан бүгенге көнгә гомуми мәйданы 14 мең 131 кв. м. булган 40 йорт сафка кертелгән.