“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 7 ноябре, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, башлангыч сыйныф укучыларын атнага биш көн укытуга күчерүне хәл итегез.

Җавап: Календарь уку графигын РФ һәм ТРның норматив актларыннан чыгып һәр мәгариф оешмасы мөстәкыйль рәвештә төзи.

Шул актлардан чыгып, мәгариф учреждениеләре 2-4 сыйныфларда укучыларны 5 көнлек уку атнасына күчергән хәлдә атнадагы уку сәгатьләрен 3кә киметергә тиеш булалар. Ә предметларны укыту сәгатьләрен киметү үз чиратында гомуми белем бирүнең төп программаларын үзләштереп бетермәүгә китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International