Әлмәт районында сайлаулар югары дәрәҗәдә үтте

2014 елның 7 ноябре, җомга
Бүген Яшьләр үзәгендә участок һәм территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын, шулай ук хокук саклау органнары җитәкчеләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларны әзерләү һәм үткәрүдә профессиональ һәм сыйфатлы эшләүләре өчен бүләкләү булды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов сайлау кампаниясендә катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәт белдерде, Әлмәт муниципаль районында сайлауларның иң югары дәрәҗәдә үтүен әйтте.

Әлмәт шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова бу сайлау кампаниясендәге уңай моментлар һәм ялгышлар белән җентекләп таныштырды. Ул сайлаучыларның активлыгын билгеләп үтте, җыелган кешеләрне сайлау кампаниясенең уңышлы үтүе белән тәбрикләде.

Чара ахырында концерт номерлары булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International