Әлмәттә “Көзге блюз” ярминкәсе булды

2014 елның 7 ноябре, җомга
“Знамя труда” һәм “Әлмәт таңнары” гәзитләре “Россия почтасы” белән бергә 6 ноябрьдә “Көзге блюз” ярминкәсе үткәрделәр. Программада кулинария мастер-класслары, Friends’ Club антикафесы белән мавыктыргыч уеннар, ачыклык будкасында теләкләр һәм тәкъдимнәр кабул итү, Медпрофилактика үзәге белгечләренең консультацияләре, тиен баласы белән фотосессия, китаплар алмашу, кул эшләренең “Көзге моңнар” конкурсына йомгак ясау бар иде.

Иң мөһиме, ярминкәдә “Знамя труда” һәм “Әлмәт таңнары” гәзитләренә язылучылар барысы да акциядә катнаштылар, бәхетлеләр өч пәлтә, Coral Travel туристлык агентлыгыннан сертификатлар, тун сатып алуга сертификатлар һәм башка бик шәп призлар отты.

Ә ярминкәгә килергә өлгермәгәннәр өчен шуны хәбәр итәбез: әле гәзитләргә язылу кампаниясенең кызган чагы гына, “Знамя труда” һәм “Әлмәт таңнары” гәзитләренә барлык почта бүлекчәләрендә язылырга ашыгыгыз. Редакциягә килеп тә язылырга була, адресыбыз Әлмәт, Ш.Мәрҗани урамы, 82 йорт. 32-60-89 телефонына шылтыратсагыз, редакция хезмәткәрләре өегезгә килеп тә яздырырлар.

2015 елның 1нче яртысына язылу бәяләре: “Знамя труда” – 498 сум, “Әлмәт таңнары” – 420 сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International