Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт делегациясе Р.Фәхреддиннең 155 еллыгы уңаеннан Уфа шәһәрендә эшлекле сәфәрдә булды
2014 елның 7 ноябре, җомга
6 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов җитәкчелегендә муниципалитет, мөхтәсибәт, мәгариф идарәсе вәкилләреннән, журналистлардан торган делегация танылган якташыбыз, мәгърифәтче һәм журналист Риза Фәхреддиннең тууына 155 ел тулу уңаеннан Башкортостан республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә булып кайтты.
Риза Фәхреддин 1891 елда Уфа шәһәренә килеп, мөселманнарның Диния нәзарәте идарәсендә казый булып эшли башлый. 1922 елда аны Россия һәм Себер мөселманнары үзәк Диния нәзарәтенә мөфти итеп билгелиләр. Татар дөньясына танылган галим, дин әһеленең тормыш һәм иҗат юлы 1936 елда әлеге постта хезмәт куйганда өзелә.
Уфа шәһәрендә безне “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм Мостафа каршы алды. Аның озатуында Әлмәт делегациясе мөселман зиратына барып Риза Фәхреддиннең каберендә булдылар. Биредә аның ике улы, 1953 елда вафат булган Хәсән һәм Рәшиднең дә каберләре урнашкан. Каберләр янында Әлмәт мөхтәсибәте имам– хатыйбы урынбасары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин Ризаэддин Фәхреддин һәм аның гаилә әгъзалары рухына багышлап дога кылды. Әлмәтлеләр БСТ, “Татарстан – яңа гасыр” телевидениесенең Уфа журналистлары белән очрашып, интервьюлар бирделәр.
Эшлекле визитыбыз данлыклы “Ихлас” мәчетендә дәвам итте. Имам-хатыйб Мөхәммәт Галләм Мостафа сүзләренә караганда, мәчет Башкортостан башкаласында яшәүче татарларның рухи, мәдәни үзәге булып тора, аның үз телестудиясе бар, ай саен “Ихлас” журналы нәшер ителә.
Башкортостан республикасының иң абруйлы басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чарасы булган “Кызыл таң” газетасында очрашу сәфәребезнең иң онытылмас мизгелләре булды. Газетаның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов газетаның эшчәнлеге, редакция хезмәткәрләре тарафыннан уйлап табылган, гамәлгә куелган проектлар турында сөйләде. “Кызыл таң” 95 еллык тирән тарихы булган саллы басма, оештыручылары -Башкортостан Республикасы Дәүләт җыены – Корылтай һәм хөкүмәт, гомуми тиражы - 29000 данә.
Сәфәребез Уфа шәһәренең иң иске мәчете Әбдел-Кадир әл-Җиләни исемендәге мәчетләр комплексында дәвам итте. Ул 1830 елда Россия үзәк Диния нәзарәтенең беренче мәчете буларак сафка бастырыла. Ишек алдында үзәк нәзарәттә эшләгән мөфтиләрнең каберләре урнашкан. Әлмәтлеләр якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин гомеренең соңгы көннәрен уздырган урыннарда, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте югары мөфтие резиденцияләрендә дә булдылар.
Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин Әлмәт делегациясен бик җылы һәм дустанә каршы алды. Чәй табыны артында дәвам иткән әңгәмә вакытында нефть башкаласында дин эшләре, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында алып барылган әхлак тәрбиясе, “Ак калфак” татар хатын –кызлар оешмасы эшчәнлеге турында сүз барды. Тәлгать Таҗетдин Әлмәттә еш булуын әйтеп, каланың архитектура ягыннан гына түгел, рухи планда үсеш алуына да шатлануын белдерде.
Сәфәребез хакында тулырак язманы "Альметьевский вестник" газетасының 45 нче санында укый аласыз.
Фәрдия Хәсәнова, “”Альметьевский вестник” газетасы
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз