Үсмерләр клубына килеп йөрүчеләр Халык бердәмлеге көнен өстәл теннисы ярышы белән билгеләп үттеләр

2014 елның 8 ноябре, шимбә
“Альметьевсие моржата” үсмерләр клубында Халык бердәмлеге көненә багышлап өстәл теннисы буенча ярыш үткәрделәр. Анда “Союз», «Альметьевские моржата», «Искра», «Родничок», «Спартак», «Заря», «Восток» һәм «Саулык» клубларында тәрбияләнүче 12дән 17 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнашты.

Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Оештыручыларның сүзләренә караганда, ярышның максаты – яшь буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның физик сәләтләрен үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International