Бүген Әлмәттә V Бөтенроссия җыр-нәфис сүз конкурс-практикумының гала-концерты булды

2014 елның 8 ноябре, шимбә
Бүген “Иске Әлмәт” мәдәният йортында Россия җәмәгать таваыш академиясенең V Бөтенроссия җыр-нәфис сүз конкурс-практикумын ябу тантанасы булды.

Исегезгә төшерәбез: Бөтенроссия җыр-нәфис сүз конкурсын ачу 6 ноябрьдә Ф.Яруллин исемендәге музыка көллиятендә булган иде. Сайлап алу турында Россия һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән 130 бала катнашты.

Алар һәммәсе дә вокал мөмкинлекләре яхшы булуын күрсәттеләр. Иң яхшы дигәннәре бүген “Иске Әлмәт” мәдәният йортына җыелды. Алар Россия җәмәгать таваыш академиясенең V Бөтенроссия җыр-нәфис сүз конкурс-практикумының гала-концертында чыгыш ясадылар. Шунда ук бүләкләү дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International