ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Әлмәттә Р.Фәхреддин исемендәге җәмигъ мәчеттә ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, “Ярдәм” фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов булды.
Бүген 24 февральдә 11.00 сәгатьтә, "Татар-информ" агентлыгында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе территориясендә кече бизнес һәм урта эшмәкәрлек субъектларын урнаштыруга багышланган матбугат конференциясе булды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2015 елда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча чаралар турында сөйләштеләр. Брифингта ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР икътисад министры урынбасары – эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев катнашты.
Бүген Россиядә ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белән татарстанлыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көнне уңаеннан узган шимбәдә “Әти сүзе, күңел күзе” дип исемләнән чара булып узды.
23 февральдә иртәнге якта Рус Акташы - Азнакай юлының 32 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 24 февральдә, аязучан болытлы һава.

23
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.

22
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Шәһәр паркында Май чабу бәйрәме була
Бүген шәһәр күлендә кышкы йөзү буенча ТР чемпионаты кысаларында 39нчы тапкыр “Морж”лар бәйрәме була. Программада: яраннары белән Нептунның килеп чыгуы һәм йөзүе, командирлар йөзүе, командаларның катнаш эстафетасы, “Морж”лыкка кабул итү, 600 метрлы марафон йөзүе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International