Татарстанда җылы һава торышы көтелә

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 24 февральдә, аязучан болытлы һава.

Республиканың кайбер районнарында төнлә юеш кар яварга мөмкин. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә Татарстанда 4-9 градус салкын. Көндез 2-3 градуска кадәр җылыта. Төнлә Казанда - 4-6, көндез 0дән 2 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International