Әлмәттә ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов булды

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Визит барышында ул җомга көннәрне мәчеткә укырга йөрүче күрмәүче мөселманнар белән очрашты. Безнең шәһәрдәге берничә сукыр мөселман Казанда сукырлар өчен “Ярдәм” реабилитация үзәгендә уку үтте инде.

Илдар хәзрәт Баязитов 2007 елдан бирле эшләп, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә, ятим балаларга, ялгыз пенсионерларга авыр хәлләрдә ярдәм күрсәтүче фонд турында сөйләде. Күзләре күрмәүче инвалидларга аеруча игътибар ителә, алар өчен ай саен реабилитация курслары оештырыла, махсус әдәбият һәм аудиопродукция чыгарыла. Айлык курсларда теләге булган инвалидлар Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәнәләр, шулай ук компьютерда эшләү күнекмәләре алалар.

Илдар хәзрәт Әлмәттәге сукыр мөселманнарның һәммәсен сукырлар өчен “Ярдәм” реабилитация үзәгенә килергә чакырды. Ул Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка эшне оештыруы өчен рәхмәт әйтте, күрмәүчеләргә Луи Брайль системасында күптән түгел чыгарылган китаплар бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International