Кадерле Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы көчләр ветераннары! Хөрмәтле ир-атлар!

2015 елның 23 феврале, дүшәмбе
Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.

Бу көчле, батыр, рухы көчле булган, җәмгыять мәнфәгатьләренә фидакарь хезмәт итә торган, дәүләтебеәнең иминлеген яклый һәм аның куәтен ныгыта торган кешеләр бәйрәме.

Бу көнне без чын сугыш үткән кешеләр һәм Ватан сагында торучылар, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнар белән бергә алар сафын тулыландырырга әзер торучыларны, бурычка тугрылык, намус һәрвакыт изге төшенчәләр булган яшьләрне дә хөрмәтлибез.

Россия гаскәриләренең каһарманлыгы, фидакарьлеге белән өртелгән бу бәйрәм барлык буыннарны берләштерә. Без сезнең белән, Ватаныбыз тарихының героик сәхифәләре белән горурланабыз, ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыгын хәтеребездә кадерләп саклыйбыз.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы елында сугышның барлык авырлыкларын кичергән һәм антларына, хәрби бурычларына тугрылыклы калган Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Сез олы ихтирамга, чын үрнәк булырга лаек. Яшь буынга сезгә карап тигезләнергә, сездән батырлыкка, илеңне үзеңнән артык яратырга өйрәнергә була.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле әлмәтлеләр, кадерле сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннары, Ватанны саклаучылар! Сезгә ныклы сәламәтлек, тыныч җиңүләр һәм казанышлар гына телим!

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International