Әлмәт юлындагы һәлакәттә 4 кешенең гомере өзелгән

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Бүген иртәнге якта Рус Акташы - Азнакай юлының 32 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "Лада Приора" автомобилен йөптүче, башлангыч мәгълүмат буенча, тизлеген арттырган, каршы як полосага чыккан һәм Renault Duster автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә "Приора" автомобиле хуҗасы һәм аның ике пассажиры, шулай ук Renault Duster автомобиленең 16 яшьлек пассажиры фаҗига булган урында үлгән. Renault Duster автомобилен йөртүче һәм тагын бер пассажиры төрле дәрәҗә җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Фаҗиганең сәбәпләре - юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү һәм машина йөртүченең юлдагы бозлавыкка игътибар итмәве.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International