Әти сүзе - күңел күзе

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиясе балаларга әхлак тәрбиясе бирү, бу эшкә гаиләне тарту юнәлешендә актив эшләүче мәгариф учреждениеләренең берсе. Шул дәвамлы эшләрнең берсе буларак, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнне уңаеннан узган шимбәдә “Әти сүзе, күңел күзе” дип исемләнән чара булып узды. Шунысы игътибарга лаек, гимназиядә шәһәрдә беренчеләрдән булып әтиләр клубы оештырылды һәм уңышлы гына эшәп килә. Әлеге бәйрәмгә зал тутырып әтиләрнең килүе дә, аларның балалар тәрбиясенә җитди карауларын дәлилли.

“Әти сүзе- күңел күзе” дип исемләнгән бәйрәм театральләштерелгән күренеш белән башланды. Авылның “Изгеләр чишмәсе” нә юкка чыгу куркынычы яный. Гасырлар дәвамында авыл халкын су белән туендырып килгән чишмә яны сазлыкка әйләнә бара, аны тиз арада чистартырга кирәк. Инде олыгайган әтиләрен бу хәл тирән борчый һәм ул калада яшәүче улларыннан ярдәм сорый. Тик аларның гына бу хәлгә исләре китми. Тормышта уңышсызларга очрый башлагач кына, үзләрнең гамәлләре турында уйланалар һәм хаталарын төзәтергә алыналар. Нигезенә әхлак тәрбиясе салынган әлеге чыгышлар залда утыручы кешеләрнең күбесен уйланырга мәҗбүр иткәндер.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе гимназиянең танылган йолдызлары Тимур Мусин, Алсу Мансурова, “Дастан” төркеме чыгышлары белән үрелеп барды. Залда утыручы ир–егетләрне Әлмәт районы башкарма комитеты исеменнән “Альметьевский вестник” газетасы мөхәррире, “Ак калфак” татар хатын –кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Ландыш Зарипова тәбрикләде.

“Залда утыручы кадерле ир– егетләребез! Сезгә гаиләләрегезне, якыннарыгызны сугышлардан түгел, бары тик тыныч тормышта, вак– төяк күңелсезлекләрдән, тормыш сынауларыннан гына саклап яшәргә туры килсен. Илебез имин, көннәребез тыныч булсын,” дип теләкләрен җиткерде ул бәйрәм уңаеннан. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин үзенең чыгышында ир – атларның җәмгыяттә, гаиләдә тоткан ролен ассызыклады:
–Бала өчен иң беренче әти үрнәге абруй, шуны беркайчан да онытмагыз. Сезнең гаиләдә хатыныгызга, балаларыгызга, башка туганнарыгызга булган мөгамәләгез, эш – гамәлләргез нигезендә аларга беренче тәрбия орлыклары салына.

Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина сүзләренә караганда, әлеге белем учреждениесендә оештырылган әтиләр клубы дирекция белән берлектә үзенең эшен көннән – көн активлаштыра бара. Бу киләчәктә балалалар тәрбиясендә үзенең уңай нәтиҗәләрен бирмичә калмас. Фирүзә Җәвитовна ир– егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп матур теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм чарасын мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина йомгаклады. Бүгенге җәмгытьтә, гаиләдә әтиләрнең ролен, абруен күтәрүгә юнәлдерелгән, әхлак тәрбиясен максат итеп куйган тирән эчтәлекле матур бәйрәм үткәргәннәре өчен гимназия җитәкчелегенә, оештыручы укытучыларга һәм укучы балаларга олы рәхмәтен белдерде.

Фәрдия Хәсәнова
Автор фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International