Әлмәттә бәкедә йөзү буенча ТР чемпионаты һәм 39нчы Нептун бәйрәме була

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
Бүген шәһәр күлендә кышкы йөзү буенча ТР чемпионаты кысаларында 39нчы тапкыр “Морж”лар бәйрәме була. Программада: яраннары белән Нептунның килеп чыгуы һәм йөзүе, командирлар йөзүе, командаларның катнаш эстафетасы, “Морж”лыкка кабул итү, 600 метрлы марафон йөзүе.

Чарада Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Төмән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Тольятти һәм башка республикалар, шәһәрләрнең кышкы йөзү клублары катнаша..
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International