Быел кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә республика бюджетыннан 500 млн. сум бүлеп бирелгән

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2015 елда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча чаралар турында сөйләштеләр. Брифингта ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР икътисад министры урынбасары – эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев катнашты.

Артем Здунов моңа кадәр эшмәкәрләргә ярдәм буенча гамәлдә булган барлык программаларның быел да эшләячәге турында әйтте. Аның сүзләренчә, ярдәм, иң беренче чиратта, Лизинг-грант программасы буенча тормышка ашырылачак. Әлегә аңа күпме акча бүлеп биреләсе төгәл билгеле түгел, әмма министр акча күләменең узган елдагыдан ким булмаячагы һәм программа шартларының үзгәрмәячәге турында вәгъдәләде. Артем Здунов әйтүенчә, быел әлеге программа кысаларында кулланучылар кооперацияләре буенча аерым номинация барлыкка килергә мөмкин. “Кулланучылар кооперацияләренә ярдәм азык-төлек базарына уңай йогынты ясаячак”, – дип аңлатты ул. 2015 елгы Лизинг-грант язга планлаштырыла. Шуңа күрә хәзердән үк конкурс шартларына туры китереп, гариза бирергә әзерләнергә кирәк. Лизинг компанияләре, нигездә, акчаны банклардан ала. Шуңа бәйле рәвештә, агымдагы елдагы төп бурычыбыз – лизинг компанияләренә биреләчәк банк процентының артык югары булуына юл куймау, дип сөйләде Артем Здунов.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта эшмәкәрлеккә ярдәм төп ике юнәлештә тормышка ашырыла: инфраструктура һәм турыдан-туры матди ярдәм. Инфраструктурага килгәндә, республика быел да Татарстан территориясендә сәнәгать паркларын җәелдерү сәясәтен дәвам итәчәк. “Бу бик дөрес юнәлеш. Эшмәкәр үзенең эшчәнлегендә коммуникацияләргә тоташу, җир кишәрлекләрен билгеләү өлкәсендә административ каршылыкларга юлыгырга тиеш түгел. Дәүләт аның әлеге бурычларын максималь рәвештә җиңеләйтергә тиеш”, – диде ТР икътисад министры.

Хәзерге вакытта Татарстанда аккредитиция узган 38 сәнәгать мәйданы эшләп килә. Бу юнәлештә республика Россиядә алдынгылар рәтендә. Быел да РФ Икътисади үсеш министрлыгы программасына шәхси сәнәгать паркларына ярдәм номинациясен кертүгә ирештек, дип сөйләде Артем Здунов. Ул Татарстандагы Инжиниринг үзәкләренә ярдәм күрсәтү юнәлешендә дә эшчәнлекнең дәвам иттереләчәген ассызыклады. Бүген республикада андый 4 үзәк бар. Моннан тыш, матди ярдәм белән тәэмин итү максатыннан, быел микрофинанслау фондын куәтләндерү дә күз уңында тотыла. Әлегә микрофинанслар 100 меңнән 1 млн. сумга кадәр булачак дип фаразлана. Әмма Россия төбәкләренең күбесе аның күләмен 2 млн.га кадәр арттыру тәкъдиме белән чыккан, шуңа сумманың үзгәрүе дә бар, дип билгеләп узды министр.

Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан Гарантия фонды 700 млн. сум тәшкил итә. Фонд, нигездә, күптән түгел яки хәзер генә эш башларга җыенган, ләкин кирәк кадәр капитал туплый алмаган эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Ул урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына кредитлар буенча ышанычнамә (поручительство) бирә. Быел исә фондың күләмен 1 млрд. сумга кадәр арттыру планлаштырыла, дип сөйләде Артем Здунов брифингта. Агымдагы елда фондың 30 проценты сәүдә предприятиеләре эшчәнлегенә бүлеп бирелергә мөмкин, калган өлешен җитештерү тармагына юнәлтмәкчеләр. Әмма министр төгәл карарның конкурс комиссияләрендә җәмәгать фикер алышуларыннан соң гына кабул ителәчәген билгеләп узды. Шулай ук 50/50 программасы да тормышка ашыралачак. Аның кысаларында сәнәгать парклары, бизнес-инкубатор резидентларына ярдәм күрсәтеләчәк.

Быел кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә республика бюджетыннан 500 млн. сум бүлеп бирелгән. Федераль бюджеттан каралган ярдәмне алу өчен Россиянең калган төбәкләре белән көндәшлектә конкурс нигезендә ярышырга кирәк булачак, дип сөйләде Рөстәм Сибгатуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International