Айрат Хәйруллин: “Авария хәлендәге һәр йортның торышын аерым карарга кирәк”

2015 елның 10 марты, сишәмбе
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе хезмәтләрен башкаручы Айрат Хәйруллин бүген авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән очрашты.

Айрат Ринатович К.Цеткин, Белоглазов, Р.Фәхретдин урамнарындагы йортларда яшәүчеләрнең зарын тыңлады, хуҗаларының чакыруы белән берничә квартирда булды. Яшәүчеләрнең сорауларына җавап биреп, ул уңайлыклы яңа торак бирүдә универсаль рецепт булмавын, һәр йортны аерым карарга кирәклеген әйтте. Һәр йортка башкарма комитетның аерым хезмәткәре беркетелгән, ул һәр квартирда яшәүчеләргә хәлне аңлатып бирергә, яңа торак алу өчен документлар әзерләүдә булышырга тиеш.

Айрат Ринатович авария хәлендә дип табылган йортларның һәммәсендә дә булырга, докментларны өйрәнергә, торак алу вариантларын исәпләгәндә барлыкка килә торган аеруча катлаулы мәсьәләләрне аерым-аерым карарга вәгъдә бирде.

Бүген үк “Көнбатыш капка” микрорайонына күчәргә риза булганнарга квартир бирелә, аны социаль ипотека буенча льготалы шартларда алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International