Almetievsk Cup 2015 теннис турнирына йомгак ясалды
2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Әлмәттә Almetievsk Cup 2015 теннис турнирын ябу тантанасы булды. Турнир 4нче тапкыр үткәрелде, анда Россия, Италия, Бөекбритания, Франция, Швеция, Нидерланд, Нигерия, Сербия, Беларусь, Польша, Молдова, Украина һәм Үзбәкстаннан 200гә якын спортчы катнашты.
Турнир югары оешканлык белән үтте, спортчыларның көчен, ныклап әзерләнүен күрсәтте. Спортчыларга ярышны оештыру да, “Теннис-сити” спорт комплексының техник базасы да ошады. Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта россияле Полина Новикова беренче булды, парлы разрядта Полина Новикова белән украинка Гөлнара Назарова җиңде. Ир-егетләр арасында ялгыз чыгышта россияле Никита Мишин, парлы чыгышта белорус Николай Голяк белән россияле Лев Казаков җиңүчеләр булды.