Әлмәттә яңа урамнарга исем сайлыйлар

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Географик атамалар һәм язулар, урам, сквер, мәйдан исемнәре комиссиясендә Түбән Мактама бистәсенең “М-4” микрорайонындагы яңа урамнарга исем бирү мәсьәләсе каралды. Тәкъдимнәр күп, арада Айлы, Әкияти, Каштанлы, Әфлисунлы кебек лирик атамалар да бар иде. Әмма бистә башкарма комитеты җитәкчесе Әлфия Слесарева яңа урамнарга бистә үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең исемнәрен бирү кешеләрдә күбрәк яклау тапканын белдерде. Шулай итеп, комиссия яңа урамнарны СМУ-44 җитәкчесе Әнәс Шакирҗанов, райбашкарма рәисе булып эшләгән Харис Шәйхатдаров, мәгълүм эшлекле Шамил Надыйров исемнәре белән атарга карар чыгарды. 3нче микрорайондагы иң зур һәм матур урамга Җиңүнең 70 еллыгы исеме бирүгә каршылар булмады.

Утырышта нефть башкаласында быел нигез салыначак яңа зур паркка исем сайлаү мәсьәләсе дә каралды. Ул Шевченко урамында “Алсу” һәм “Яшьлек” микрорайоннары арасында барлыкка киләчәк, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге парктан ике тапкыр зуррак булачак. Аны “Тургай” дип атау тәкъдиме бар, әмма башка вариантлар да карала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International