Тиздән Кояш тотылу күренеше күзәтеләчәк

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Быел тулысынча Кояш тотылу, язын була торган көн белән төн озынлыгы тигезләшүенә бер тәүлек кала, күзәтеләчәк. КФУның Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Роман Жучков сүзләренә караганда, Казанда аның 0,57 өлешчә фазасы күзәтеләчәк, ягъни, Кояш дискының яртысыннан күбрәген Ай каплаячак. Шуны да билгеләп узу кирәк: Татарстан башкаласында тулысынча Кояш тотылу 2061 елда гына күзәтеләчәк, әмма аның өлешчәсен күзәтү дә бик кызык. Быелгы Кояш тотылу 20 мартта сәгать 12.29 башланып 14.34тә тәмамланачак. Казанда максималь фаза сәгать 13.33тә булыр дип көтелә.

Кояш тотылу күренешен яктылыктан саклаучы махсус фильтр аша күзәтергә мөмкин. Мондый фильтр белән җиһазландырылмаган бинокль яки телескоп аша Кояшка карарга ярамый.

“Саклау фильтры рәвешендә Кояшны күзәтү өчен каралган һәм энергиянең миллионнан бер өлешен үткәрә торган махсус пленка яки эретеп ябыштырганда киелә торган күзлек (битлек) пыяласының берничә катын файдаланырга мөмкин. Ә менә кояш нурларыннан саклый торган гадәти күзлекләр кию файдасыз, дип ассызыклый Роман Жучков. Дөрес сайлап алынган калынлыктагы фильтр аша Кояш ачык рәвештә билгеләнеп торган түгәрәк булып күренәчәк, кояш тотылу вакытында ул, тора-бара, урак кыяфәтенә керәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International