“Әлмәтебез, синең белән горурланабыз” видеороликлар конкурсы башланды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
“Нефтьче” мәдәният сараеның “Алтын ачкыч” студиясендә тәбияләнүчеләр гаиләләре төшергән “Әлмәтебез, синең белән горурланабыз” дигән видеороликлар конкурсы кичә, 10 мартта. “Знамя труда” гәзите сайтында старт алды.

Конкурс шартларында каралганча, видеороликлар һәртөрле техника - телефон, фотоаппарат, планшет, камера – белән төшерелгән булырга мөмкин, иң мөһиме, конкурс тематикасына туры килсен. Роликта районның яки шәһәрнең мәдәни-тарихи объекты булуы шарт.

Гәзит сайтында тавыш бирү нәтиҗәләренә карап, “Тамашачылар симпатиясе призы” номинациясендә җиңүче ачыкланачак.

Конкурс 19 мартка кадәр дәвам итә. Карарга һәм тавыш бирергә ашыгыгыз! Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 22 мартта Әлмәт картиналар галереясендә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International