Бүген ТР наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында оешманың 2015 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2016 елга планнар ачыкланды.
Республикабызда озак кыштан соң санитар-экологик ике айлыклар үткәрү матур гадәткә керде. Быел икеайлык 1нче апрельда башлана. Шәһәребездә ул Экология һәм табигый байлыкларны файдалану департаменты, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты күзәтүе астында үтәчәк.
Бүген башкарама комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллинрайон активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде.
Планерка узган атнада эшләнгән эшләргә, үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясаудан башланды.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты муниципаль милекне классик, “чүкечле” формадагы сатудан электрон формага күчү турында хәбәр итә. Электрон сату формасы сатуда катнашырга телүчеләр санын чикләми, аларга өйләреннән, офисларыннан чыкмыйча гына, сатуда катнашу мөмкинлеге бирә.
26 март көнне Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт үзәк мәчетендә балалар арасында Көръән укучылар бәйгесе узды. Бәйгене Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участогын сату буенча 2016 елның 12 апрелена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
24-26 март көннәрендә Яр Чалла шәһәренең «Дельфин» спорт комплексында ГТО фестивале узды.
Чараны ачу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Премьер-министры Вәсил Шәйхразиев, ТР Дәүләт советы депутаты, РФ атказанган Ольга Павлова, су полосы буенча РФ лаеклы спорт мастеры Ирек Зиннуров һәм башкалар катнаштылар.
Бүген 27 март көнне 34 авыл җирлегенең һәркайсында халыктан үзара салым җыю референдумы бара. Референдум урыннарда яшәүчеләрнең үз акчасына үз җирлекләрендә тормыш шартларын яхшыртуга риза яки риза булмауларын ачыклау максатыннан оештырыла.
Бәйрәм чарасы “Иске Әлмәт” Мәдәният йортында узды. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин котлады.
2016 елда Татарстанда 194,5 мең граждан яшәүче күп фатирлы 830 йорт төзекләндереләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үтте.