ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты муниципаль милекне классик, “чүкечле” формадагы сатудан электрон формага күчү турында хәбәр итә. Электрон сату формасы сатуда катнашырга телүчеләр санын чикләми, аларга өйләреннән, офисларыннан чыкмыйча гына, сатуда катнашу мөмкинлеге бирә.


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгыАйрат Хәйруллин гражданнарны шәхсән кабул итте. Очрашуга күбесенчә ярдәм сорап килгәннәр.

“Кибетләрдән сөт-май сатып алганда игътибарлы булыгыз”, дип кисәтте әлмәтлеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов. Калабызда ялган сөт продуктлары әйләнешенә контрольлек итү буенча эшче комиссия дә төзелгән.

24 март көнне Казанда “Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” темасына Республикакүләм фәнни-гамәли семинар узды. 

Бүген башкарма комитетның зур залындарайон башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә ӘМР террорга каршы тору ведомствоара комиссиясенең чираттагы утурышы узды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры беренче урынбасары А.М. Фролов җитәкчелегендә узган очрашуда Татарстан районнары һәм Швейцария вәкиле профессор Тьерри Бреняр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты.

Әлмәтнең “Юбилейный” спорт сараенда ярымфиналның плей-офф уеннары узачак. Уеннар 29,30нчы мартта, 6 нчы апрельдасәгать 18.30, 10нчы апрельда сәгать17.00 башлана.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин «Чагылтау» хуҗалыгында булып, язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты, техниканы, ындыр табагын карап чыкты.

Бүген Әлмәтнең үзәк урамына яңа троллейбус чыкты. Ул дәүләт программасы кысаларында шәһәребезгә 14нче мартта ук кайтартылган иде. Якын арада шәһәрнең троллейбус идарәсе автопаркына тагын 3 яңа машина кайтачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International