Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында барган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә техника әзерлеге турында хисап ясады, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Бүген Яшьләр үзәгендә “Әлмәт шәһәр күле һәм шарлавыклы буаларының бүгенгесе һәм киләчәге” дигән проект семинары узды. Чарада ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, проектны башкаручы оешма белгечләре, бу проект белән кызыксынган әлмәтлеләр катнашты.
Татарстанда быел 830 йортка капиталь ремонт ясалачак.
Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләх комиссиясенең 2016 елда беренче утырышы үтте.
Бүген Әдәби ишегалды мәйданчыгында Габдулла Тукай һәйкәле янында Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган әдәби-иҗади чара узды. Студентлар, укучылар бөек шагыйрьнең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар, әдипнең тормыш һәм иҗаты турында сөләделәр фикер алыштылар.
Бүген “Алнас” ресур үзәге, “Татарстанның киләчәк колледжы” җирлегендә WorldSkills Junior “Яшь профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының “Мехатроника” компетенциясендә төбәк этабы үтте.
ТР Роспотребнадзор идарәсе эшчәнлеге турындагы мәгълүманың ачыклыгын һәм һәркемгә бирелүен үстерү, эшмәкәрләргә бушлай консультуция бирү максатыннан 26 март көнне сәгать 10.00нан 16.00 кадәр җирле Роспотребнадзор бинасында, адресы Әлмәт шәһәре, Грибоедов рамы , 10 йорт, “Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне” узачак.
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Бүген без үз тырышлыгын җәмгыятьне рухи баетуга, Әлмәт муниципаль районының мәдәни байлыгын танытуга юнәлткән һәркемне – балалар сәнгать мәктәпләре, шәһәр китапханәләре, мәдәни күңел ачу үзәкләре, музей хезмәткәрләрен тәбриклибез. Районыбызда талантлы , үз эшен яраткан шундый 1046 оста эшли.
Бу юлы чаралар Зәй елгасы буенда үткәрелде. Коткаручыларның төп максаты язгы сулар нәтиҗәсендә хасил булган ситуациядән чыгу. Белгечләр фикеренчә, кар запасы шактый зур.
Дәүләт алколголь инспекциясенең төбәк органы белгечләре 2 ай эчендә 21 тикшерү үткәреп, гамәлдәге законны бозуның 19 очрагын теркәгән, 715 литр спиртлы эчемлекне сатудан алган.