Илнур Гыйлемханов: «Әлмәт республикада иң яхшысы булырга һәм башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш!»

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Республикабызда озак кыштан соң санитар-экологик ике айлыклар үткәрү матур гадәткә керде. Быел икеайлык 1нче апрельда башлана. Шәһәребездә ул Экология һәм табигый байлыкларны файдалану департаменты, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты күзәтүе астында үтәчәк. Әлеге ике ай дәвамында шәһәр һәм авыл җирлекләрен чистарту-тазарту һәм төзекләндерү эше барачак. Бүген башкарма комитетның зур залында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Узген елгы икеайлык нәтиҗәләре дә игълан ителде.

Киңәшмә барлык оешма хезмәткәрләрен икеайлыкта актив катнашырга чакырып тәмамланды. «Әлмәт республикада иң яхшысы булырга һәм башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш!» - диде Илнур Гыйлемханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International