ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, Төбәк роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Ирина Хәйруллина, бабалр хастаханәсенең мәктәп һәм бабалар бакчалары белән эшләү бүлеге мөдире Гүзәлия Сафина журналистлар белән очрашты. Очрашу сәбәбе – айоныбызда язгы айларда талпан боррелиозы, талпан энцефалиты, бөер синдромлы тычкан авыруы бизгәге белән авыручы очраклары теркәлү. Бүгенге көнгә талпан тешләүнең беренче очрагы быел 19 февральда ук теркәлгән.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 12 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

13 апрель көнне «Нефтьче» мәдәният йортында Гөлсинә Калимуллинаның «Алтын ачкыч» китабын тәкъдир итү булды. Китап ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тормыш һәм иҗат юлын яктырта. Чараны Әлмәт мөхтәсибәте әзерләде.

Әлмәт районы авыл хуҗалыклары эшчеләре кырларга чыкты: уҗымнарны һәм күпьяшәр үләннәрне ашламалау башланды. Шулай ук туңга сөрелгән җирне, күпьяшәр үләннәрне тырмалау, сабан культуралары орлыкларын инкрустацияләү эшләре бара.

Сүз яшь эшмәкәрләр турында түгел, ә шул эшмәкәрлекнең яңа төре булган интернет-ресурслар аша бизнес булдыруга корылган яңа проектлар мәктәбе хакында.

«Просто молоко» җәмгыяте атланмайда үсемлек мае булу-булмавын ачыклый торган күчмә лабораторияләр урнаштыруын дәвам итә һәм әлмәтлеләргә, шәһәребез кунакларына сатып алынган майларын «Филин» люминоскопы ярдәмендә тикшереп карарга тәкъдим итә.


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстандасулыкларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) челтәрен кабат тергезергә җыеналар. Бу турыда муниципаль районнар белән видеоконференциядә ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урыбасары Николай Суржко хәбәр итте.

Татарстанда язгы ташу контрольдә тотыла, хәзергә республикада торак пунктларын, шәхси йорт-җирләрне һәм социаль мөһим корылмаларны су басу очраклары теркәлмәгән. Бу турыда муниципаль районнар белән видеоконференциядә ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урыбасары Николай Суржко хәбәр итте.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 12 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.

Шәһәребездә тиңнәре булмаган массакүләм белем бирү проекты – “Дай 5!” мәктәп онайн технопаркы старт ала. 18нче апрельдан алып 1нче июльгә кадәр 25 тәҗрибәле эксперт 5 меңнән артык мәктәп укучысын технологик эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International