Татарстанда язгы ташу контрольдә тотыла, хәзергә республикада торак пунктларын, шәхси йорт-җирләрне һәм социаль мөһим корылмаларны су басу очраклары теркәлмәгән. Бу турыда муниципаль районнар белән видеоконференциядә ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урыбасары Николай Суржко хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, республикада быел язгы ташу колассик төстә – ике этпат бара. Хәзер икенче этап бара. Барлык сусаклагычлар да диярлек ачык, боз кузгалды. Су басу куркынычы Түбән Кама сусаклагычының Кама участогына кергән Тукай, Алабуга, Түбән Кама районнарына яный, монда узган елгыга караганда 2 мәртәбә күбрәк ташкын суы җыелган.
Тулаем алганда, язгы ташу контрольдә тотыла.Язгы ташкын башланганна бирле Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгына су басу турында халыктан 48 мөрәҗәгать кабул ителгән, аларга вакытында тиешле чаралар күрелгән.