Әлмәт башлыгы үз эшен башлаган балага 500 мең сум акча вәгъдә итә

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Сүз яшь эшмәкәрләр турында түгел, ә шул эшмәкәрлекнең яңа төре булган интернет-ресурслар аша бизнес булдыруга корылган яңа проектлар мәктәбе хакында.

«Дай 5!» – «Бир бишне!» онлайн технопарк мәктәбе – кабатланмас массакүләм мәгариф проекты. Аның кысаларында 18 апрельдән башлап 1 июльгә чаклы шәһәр мәктәпләренең 6-7 сыйныф укучылары технологик эшмәкәрлек нигезенә өйрәнәчәк. Яңа поект барлыгы 5000 баланы берләштереп, алар белән 25 тәҗрибәле белгеч эшләр дип көтелә. 
Бүген иртән мәктәп җитәкчелеге, информатика укытучылары, югары технологияле предприятие белгечләре һәм ата-аналар комитеты вәкилләре каршында әлеге проектны тәкъдим итү булды. Очрашуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, инновацияләр яшь лидерлар Союзы президенты Рамил Ибраһимов, LinguaLeo чит телләр өйрәнү буенча интернет-сервис булдыручы Айнур Абдулнасыров, 9 сыйныфта укыганда ук Интернет челтәрендә үзенең шәхси эшен булдырган Алабуга укучысы Денис Шелестов катнашты. 
Әлеге проект район башлыгы Айрат Хәйрулин кулы астында тормышка ашырыла. Аның оештыручылары булып Әлмәт муниципаль районы, инновацияләр яшь лидерлары Союзы һәм интернет-инициативалар үсеше фонды чыгыш ясаган. Проектның призлар фонды да саллы – җиңүчеләр 500 мең сум күләмдә инвестициягә өмет тота ала. 

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International